Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаралар шәһәрнең өч районында  уза.

Яр Чаллы шәһәрдә Бөек Җиңүгә багышланган чаралар 8 сәгать 30 минутта герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башлана. 10 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалында парад һәм митинг була. Анда быел беренче тапкыр «Беренчеләр хәрәкәте» катнашачак.

Парад «Ватан-ана» мемориаль комплексына чәчәкләр һәм веноклар салу белән тәмамлана. Аннары бәйрәм чаралары Тукай яр буенда, Энтузиастлар бульварында һәм Җиңү паркында дәвам итә.

Быел урамнар буйлап «Үлемсез полк» ның традицион масштаблы йөреше булмаячак.

Ветераннарның фотоларын автомобильләргә, киемнәргә һәм социаль челтәрләргә куярга мөмкин.  

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев халыкны бәйрәм чараларында актив катнашырга чакырды һәм җылы киенергә киңәш итте. 

Сишәмбе, 7 май 2024, 09:00